news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин мәктәпләрдә Россия киноленталарын күрсәтү идеясен хуплады

Карен Шахназаров мәктәп программасы кысаларында кино күрсәтүне тәкъдим итте.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин мәктәп укучыларына Совет фильмнарын күрсәтү идеясен уңай бәяләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мәдәният һәм Сәнгать советы утырышында совет һәм Россия кинорежиссеры Карен Шахназаров Мәдәният министрлыгының мәгариф учреждениеләрендә милли классик кино күрсәтү инициативасы турында сөйләде һәм мәктәп программасына кино күрсәтү тәкъдим итте. Режиссер фикеренчә, Совет киносын икенче сыйныфтан ук күрсәтергә була.

«Яхшы идея, бик яхшы идея, хезмәттәшләр белән дә бу хакта фикер алышачакбыз», — дип җавап бирде Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100