Әлкинең Ташбилге авылында үзара салым программасы буенча юлларны яхшыртачаклар

Соңгы референдумда авыл халкы җыелган акчаның 50 процентын авыл эчендә юл-урам челтәрен яхшыртуга юнәлдерергә булган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Әлки районы Ташбилге авылының ике урамына ком ташыйлар. Хәзер бу урамнардан яңгыр яугандада транспорт уза алачак. Үзара салым программасы буенча юлларны яхшырталар. Бу турыда «Алькеевские вести» хәбәр итә.

Соңгы референдумда авыл халкы җыелган акчаның 50 процентын авыл эчендә юл-урам челтәрен яхшыртуга юнәлдерергә булган.

Җирлек җитәкчелеге ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый. Алар каты өслекле юл төзелешен планлаштыра. Бу максатлар өчен вак таш сатып алынган инде, ләкин бу төзелеш материалы Мәктәп урамының яртысына гына җитә. Шуңа күрә авыл депутатлары 2021 елга урамнарны төзекләндерү өчен акчаларның бер өлешен арттырырга ниятли.

Авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев сүзләренчә, эшләр тәмамланганнан соң, башланган объектта Елга аръягы, Мәктәп тыкрыгы, Параллель урамнарында каты өслекле юл салу планлаштырыла. Иң мөһиме, халык үзара салым программасын тулысынча хуплый, ди ул.

«Ташбилге авылында яшәүчеләр районда беренчеләрдән булып үзара салым акчасын җыйды, шуңа күрә республикадан дотация дә иртәрәк килде», — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы.