Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру яңа форматта узачак
«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын 12 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында, интернет киңлекләрендә карап һәм «Болгар радиосы» дулкынында тыңлап булачак.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). 2020 елның 12 декабрендә, 18.00 сәгәгатьтә «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уникаль форматта узачак. Бу хакта «Болгар радиосы»ның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчедән, тантананы һәркем турыдан-туры трансляциядә «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында, «Болгар радиосы» дулкынында һәм интернет киңлекләрендә күзәтеп бара алачак. Икенче үзенчәлек — интерактивлык. Быелгы Милли музыкаль премия тапшыру тантанасында сәхнәдән айфон уйнатылачак.
Быел «Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясендә 30 якын номинация көтелә. Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, «Кайнар хит» проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак.
«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты — халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. «Болгар радиосы» радиотыңлаучылар фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.
VIII Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре «Алтын йолдыз» белән бүләкләнәчәк. Алар арасында: Винера Ганиева, Фирдус Тямаев, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Ришат Төхвәтуллин, Алия Карачурина, Динара Рәхимова, Ришат Фазлияхмәтов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Винарис Ильегет, Раяз Фасыйхов, Анастасия Макарова, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Ризат Һәм Зинира Рамазановлар һәм башкалар бар.
«Болгар радиосы» VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын 12 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында, интернет киңлекләрендә карап һәм «Болгар радиосы» дулкынында тыңлап булачак.
Тамаша 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәгаенләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз