Азнакай авылларында парк һәм спорт мәйданчыгы ачылган

Бу эшләр авыл җирлекләрен комплекслы үстерү программасы нигезендә башкарылган.

(Азнакай, 28 октябрь, «Татар-информ», «Маяк»). Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү программасы нигезендә Азнакайның Уразай авылында парк, Күктәкәдә спорт мәйданчыгы сафка басты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел әлеге программа нигезендә районда 15 авыл җирлегендә 24 объектта 34 миллион сумлык эшләр башкарыла.

Узган атнада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасары Роза Галеева Карамалы, Мәнәвез һәм Әлкәй авылларында ачылган социаль объектлар белән танышканнар иде. Һәм менә алар Уразай һәм Күктәкә авылларында да булдылар.

Уразай паркында койма тоту, брусчастка җәю эшләре төгәлләнеп килә. Биредә балаларга уен мәйданчыгы урнаштырылачак, яктырткычлар, кече архитектура формалары куелачак, ял зонасы булдырылачак.

«Киләчәктә бу програмада катнашып, арткы планда спорт мәйданчыгы куярга да планлаштырабыз. Шулай ук Әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз Наил Бәдретдинв истәлеген дә мәңгеләштереп, мемориал почмак ачарга телибез», — ди Уразай авыл җирлеге башлыгы Алсу Шәрифуллина.

Күктәкәлеләр кунакларны бәйрәмчә каршы алдылар. Моннан дүрт ел элек ачылган күпфункцияле үзәк янында урнашкан балалар уен мәйданчыгы куанырлык та, сокланырлык та чыккан.