420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне Казанда 1905 елгы температура рекорды куелды. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республика башкаласында термометрның терекөмеш баганасы +12 градуска кадәр күтәрелде. Аерым алганда, «Казан-аэропорт» авиация метеостанциясендә - +12,1, «Казан-Сокол»да - +12,6, «Казан-Опорная» метеостанциясендә +12,1 градус теркәлде.