Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Апас районы хастаханәсендә булды

Районның баш табибы Алмаз Алиуллин эш шартлары, кабул итү бүлмәләре, бүлекләр белән таныштырды.
(Апас, 28 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаска Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков килде. Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә район үзәк хастаханәсендә булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Шулай ук хастаханәдәе төзекләндерү эшләрен, яңа җиһазларны карады, хезмәткәрләр һәм дәваланучы райондашлар белән аралашты, хезмәт күрсәтү сыйфаты белән кызыксынды. Районның баш табибы Алмаз Алиуллин эш шартлары, кабул итү бүлмәләре, бүлекләр белән таныштырды.Дәваланырга килгән райондашлар хастаханәнең эшеннән, табибларның хезмәтеннән канәгать булуларын әйтте.Шулай ук, Марат Садыйков җитәкчелек белән бергә Шәмәк авылындагы яңа гына төзелгән фельдшер-акушерлык пункты белән дә танышты.