28 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Атна уртасында кар һәм буран көтелә, Рөстәм Миңнеханов ике атнага ялга китте, Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алдылар.

Галим: Татар атамасын кулланылышка беренчеләрдән булып Каюм Насыйри кертә / Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, бүген болгарчылыкны яклаучыларга Каюм Насыйри инде 170 ел элек үк җавап биргән.

Татарстан синоптиклары атна уртасында кар һәм буран булуы турында кисәтә / Ноябрьнең беренче ике көнендә Татарстанда салкын булачак.

“Татар-информ” фотографы Солтан Исхаковның “Татмедиа”да күргәзмәсе ачылды / Солтан Исхаков бөтен гомерен фотография сәнгатенә багышлаган кеше. Аның фотохезмәтләре Татарстан, Россия һәм чит илләрдәге күргәзмәләрдә урын ала.

Режиссер Айдар Җәббаров "Московский комсомолец" премиясе лауреаты булды / Аның «Современник» театрында куйган эше иң яхшы спектакль дип табылды.

Татарстандагы радиоканал һәм газета Уфада «Алтын курай» бәйгесендә приз яулады / «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире һәм «Мамадыш-информ» җитәкчесе мактаулы бүләк алды.

Камияр Байтемиров: Бездәге ярминкә мәйданнарыннан башка төбәкләр көнләшә / Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе фермер хуҗалыкларын ярминкәдә актив катнашырга өндәде.

Рөстәм Миңнеханов ике атнага ялга китте / Татарстан Президенты вазифаларын Алексей Песошин башкарачак.

Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алдылар / Концертта Илһам Шакиров җырлары яңгырады, җырчының шәхси архивыннан фото һәм видеоматериаллар күрсәтелде.

Давыл аркасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы югары әзерлек режимына күчерелде / Төш вакытына кадәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына көчле җил белән бәйле бәла-казалар турында 75 хәбәр килде.

Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнаша / ТР Дәүләт Советы Рәисе инде 15 елдан артык Россияне Европа Советында тәкъдим итә.

Касыйм шәһәрендә Сөембикә скверын төзекләндерү тәмамланган / Киләсе елга яз азагында биредә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куярга ниятлиләр.