Синоптиклар Татарстанда бозлавык турында кисәтә

Төнлә һәм көндез температура -2 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә Татарстан юлларының аерым өлешләрендә бозлавык хасил булуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте.Төнлә һәм көндез температура -2 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Урыны белән юеш кар явачак.