Тукай районы Күзкәй авылында «Өчпочмаклы солдат хатлары» кичәсе үтте

Ул Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, уналты китап авторы Галимҗан ага Вәлиевның китабына нигезләнеп уздырылды.

(Тукай районы, 28 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Заһидә Нәбиуллина). Тукай районы Күзкәй авылында «Өчпочмаклы солдат хатлары» кичәсе үтте, дип яза район газетасы.

Ул авылыбызның мәшһүр заты: ветеран-укытучы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, уналты китап авторы Галимҗан ага Вәлиевның шул исемдәге китабына нигезләнеп уздырылды. Ул китапта яу кырында геройларча һәлак булган, шулай ук җиңү яулап, туган авылына кайтып, сугыш җимерекләрен тергезү, колхозны үстерүдә эшләп, җирдә матур эз калдырып бакыйлыкка күчкән авылдашларның фронттан язган хатлары тупланган.

Көзге бер матур көндә, чәй өстәле янында, тирән рәхмәт хисләре белән китап авторын (ул бакыйлыкка күчте), авылыбызның шул китапка кергән батырларын сагынып искә алдык. Кичәдә Югары Байлар, Калмия авыллары китапханәчеләре дә дулкынландыргыч, тирән эчтәлекле чыгышлар әзерләп килгән иде.

Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 667 кеше яуга киткән. Шуларның 318е – яу кырында ятып калган. Авыруы аркасында фронтка бара алмаган Галимҗан ага аларның күбесе белән хат алышкан һәм туплап барган. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына ул хатлар китап булып басылып чыкты. Кичәдә шул хат авторларының туганнары, якыннары, укучылар катнашты.

Укучыларга алдан ук «сугыштагы» бабаларына хат язарга өйгә эш биргәннәр. Укытучы апалары Рәфилә Галиева: «Өйгә эшне биргәндә балалар башта: безнең бабай сугышта катнашмаган, – диделәр. Әти-әниләрегездән сорашыгыз әле, авылда сугыш кермәгән йорт булмаган, бабагыз, кайсыдыр туганыгыз илебез азатлыгы өчен сугышта катнашмый калмагандыр дим. Өйдә сөйләшкәннән соң, барысы да язып килделәр», – ди. Бу кичәнең хикмәте дә шунда шул: балаларыбызда узган тарихыбызга, туган илебезгә, авылыбызның Ватан сугышында илне дошманнан саклаган батыр улларына карата хөрмәт-ихтирам тәрбияләү.


Балаларның кулында өчпочмаклы хат. Яу кырындагы бабакайларына язылган ул. Әйтерсең лә, бүген сугыш бара, әйтерсең лә, сабый кулындагы бу язма тиздән, бетмәс көч биреп, бабасының кулына барып керәчәк... Бу хиссияти мизгелләр барыбызның да күзенә яшь китерде. Балалар гына шулай самими, ихлас була ала. Бу тәрбия чарасы өчен укытучы апаларына, әти-әниләренә рәхмәт.

«Өчпочмаклы солдат хатлары» китабын чыгаруда актив катнашкан Шамилә Шәйхетдинова, дошман илебезгә бәреп кергәндә Брест крепостында армия хезмәтендә булган, чолганышта калып, исән-сау чыгып, сугышта катнашып, исән-сау әйләнеп кайтып, балалар укыткан Хәким Маннаповның кызы Гөлсинә Зыятдинова истәлекләрен уртаклаштылар, Тәгъзимә Гыйззәтуллина, Гөлсинә Хаҗиева, мәдәният хезмәте ветераны Гөлбостан Кәшбелова китаптагы хат ияләре турында үзләре хәбәрдар булган хатларны елый-елый укыдылар. Суфия Шәмсетдинова сөйләгән солдат Гатүф Дәүләтгәрәевнең яу кырыннан хатыны Сабирага язган сөю-сагыну, җиңүгә кайнар омтылыш белән сугарылган шигырен тетрәндерерлек итеп сөйләде... Йокымсырап барган күңелләр кузгалды, рәхим-шәфкатьлерәк булу өчен кайчакларда кыен вакытларны да искә алырга кирәктер. Темасы шундый булгангадыр, Гөлсинә, Ринат Зыятдиновлар, Марсель Биктимеров, Дания Акмалова башкарган жырларда да сугыш темасына язылган эчтәлектәге моңлы җырлар иде.

Бүген армия хезмәтен узучы авылыбыз улы Айдар Хәмәтовның әнисе дүрт ул үстергән Энҗе дә улының армиядән язган, җылы хисләр, сагыну-ярату белән сугарылган хатын дулкынланып укыды. Кыскасы, китапханәдәге бу очрашу күңелләрне кузгатты, дулкынландырды, уйландырды. Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова, гомумән, эзләнүчән, иҗади карашлы, тынгысыз кеше. Бүгенге эчке кичерешләребез өчен зур рәхмәт аңа, диелгән район хәбәрендә.
.