Репрессия корбаннары турындагы дөреслек яшьләргә генә кирәк - "Тарихи бранч"

Проектның чираттагы утырышы репрессияләргә багышланган иде.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). "Тарихи бранч"ның өченче утырышы "Репрессия фаҗигасе" темасына багышланды. Утырышта "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

"Тарихи бранч" − Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумының уртак проекты. Моңа кадәр проект кысаларында спикерлар һәм тыңлаучылар катнашында лекторийлар оештырылды. Бу утырыш исә яңа форматта: түгәрәк чәй өстәле артында фикер алышу буларак алып барылды.

Утырышта Татарстан Республикасы дәүләт комитетының архив эшләре буенча рәисе Ирада Әюпова, сәяси репрессия корбаннарының "Хәтер Китабы" редакциясе вәкиле Фәрхәд Гомәров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм аның урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов, тарихчы Илдар Шәфыйков, студентлар, журналистлар катнашты.

Утырыш башында ук тарихчы Илдар Шәфыйков: "Безнең бүгенге максат: авыр мәсьәлә турында гади тел белән сөйләү. Фәнни докладларны, ниндидер электән килгән нәтиҗәләрне икенче планда калдырыйк. Ничек бар, шулай сөйләшәбез", − дип белдерде. Чыннан да, утырыш бик җанлы барды. Тарихи фактларга да, саннарга да, шәхси фикерләргә дә урын табылды.

"Тарихи бранч"та катнашучылар арасында аеруча бер мәсьәлә зур бәхәс уятты. Ул − архивлардагы репрессия белән бәйле документларны халыкка ачу, ягъни дөреслекне белү. Катнашучыларның бер яртысы моны эшләргә кирәк һәм бүгенге җәмгыять моңа әзер дип белдерсә, икенче яртысы моңа каршы килде. Икенчеләр фикеренчә, документларны ачу җәмгыятьтә зур шау-шу уятырга мөмкин. Утырыш катнашучылары, нәтиҗәдә, дөреслеккә яшь буын вәкилләре генә әзер, ә зурларга, мәсәлән, репрессия корбаннарының балаларына, бу кирәкми дигән уртак фикергә килде.

"Һәр кеше үз гаиләсенең тарихын белергә тиеш. Әгәр дә тарих өйрәнелсә, мәсәлән, кеше әби-бабасының нахакка рәнҗетелгәнен белсә, ул репрессиягә карата үз карашын алыштырыр, битараф булмас иде. Кайчакта дөреслекне белү бөтен тормышны үзгәртергә мөмкин", − дип белдерде бу уңайдан Татарстан Республикасы дәүләт комитетының архив эшләре буенча рәисе Ирада Әюпова.

Кайбер гаиләләрдә репрессия елларындагы гаделсезлекләр өчен дәүләткә булган үпкәнең буыннан-буынга күчүе дә билгеле. Утырышта шулай ук яшь буынны репрессиягә карата дөрес фикер белән тәрбияләү турында да сүз булды. Бу мәсьәләне Казан федераль университетының 3 нче курс студенты, үзе дә балалар белән эшләүче Айрат Шәвәлиев белдерде. "Замана балалары һәрнәрсә турында үзләре мәгълүмат таба ала. Әмма тарих кебек мөһим мәсьәләләрдә аларга юл күрсәтүче булырга тиеш. Дөрес юлны күрсәтүдән күп нәрсә тора", − диде Айрат.

"Тарихи бранч"ның киләсе утырышы ноябрь башына планлаштырыла. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов белдергәнчә, ул милли мәгарифкә багышланырга мөмкин. Тарихчы сүзләренә караганда, бу теманы оештыручылар инде күптәннән уйлап йөри. Шулай ук якын арада "Тарихи бранч"та татарларның миграция процесслары турында да фикер алышачаклар.