Әлмәт хакимияте 390 мең сумга аккош, янут, һәм тиеннәр сатып алачак

Җәнлекләр Әлмәттә Мәрҗани урамындагы буа шарлавыгына урнаштырыла.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Әлмәт районы башкарма комитетының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты дәүләт сатып алулары порталында буаларда яшәтү өчен җәнлекләр сатып алу заказын урнаштырган. Контракт суммасы – 390 мең сум.

Әлеге мәгълүмат нигезендә, 130 мең сумлык ике кара аккош, 70 меңлек ике аккош, шулай ук 81 мең сумга 11 тиен һәм 27 меңгә 4 янут сатып алу планлаштырыла. Заказчының сатып алынучы җәнлекләргә таләбе бар. Барлык җәнлекләр Россиядән булып, 1дән 2 яшькә кадәрге, тыныч һәм кешеләрдән курыкмый торган булырга тиеш.

Моннан тыш янутларның койрыгы купшы һәм көрән-соры төстә; тиеннәр түгәрәк башлы һәм купшы койрыклы; аккошларның исә томшыклары янып торган кызыл һәм канат кайрыйлары бөдрә булырга тиеш, диелгән.

Җәнлекләр Әлмәттә Мәрҗани урамындагы буа шарлавыгына, ясалма сулыкларда урнаштырыла.