"Казан" аэропорты кышкы эш вакытына күчә

29 октябрьдән "Казан" Халыкара аэропортында авиаочышлар кышкы вакыт буенча башкарылачак.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). 29 октябрьдән “Казан” Халыкара аэропортында авиаочышлар кышкы вакыт буенча башкарылачак. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы җиткерә.

2017 елның сентябрендә “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе халыкара рейслар башкарырга рөхсәт алды һәм актив рәвештә маршрутлар челтәрен үстерүне дәвам итә. Киләсе кышкы сезонда авиакомпания Сургут, Яңа Уренгой, Ноябрьск һәм Калининград кебек күптән түгел ачылган рейслар буенча очышларын дәвам итә. Тиздән Казан – Минск рейсы да ачылачак.

Республика өчен мөһим рейс булган Казан – Мәскәү маршрутында рейслар саны арта. Уртача әлеге маршрутта кышкы сезонда көнгә 18 рейс башкарылачак. “Нордавиа” авиакомпаниясенең Санкт-Петербургка көндәлек рейслары җәдвәлдә 2018 елның март аена кадәр сакланачак.

Халыкара юнәлештә беренче чиратта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә еш башкарыла торган очышларны билгеләп үтәргә кирәк. 2017-2018 кышкы сезонда Flydubai көндәлек режимда Дубайга рейслар башкарачак. 24 октябрьдән әлеге маршрутка “Урал авиалинияләре” авиакомпаниясе атнага ике тапкыр рейслар башкара. AZUR air компаниясе Дубайның Әл-Мәктүм аропортына атнага ике тапкыр очышлар башкарачак.

2017-2018 кышкы сезонда Чехиягә очышларга ихтыяҗ арта. Czech Airlines авиакомпаниясе Прагага өстәмә рейслар ача.

ITM Group и Turkmenistan Airlines Халыкара туристик операторы Россия өчен уникаль туристик продукт – Казан аэропортыннан Төркмәнстанга оештырылган төркем турлары – тәкъдим итте. Казан Ашхабадка оештырылган туристик төркемнәр башкарылачак беренче шәһәр булды.

2017 елның сентябрендә Бакуга очышлар саны арта – атнага 7 рейска кадәр җитә.

16 ноябрьдән Казан – Ташкент юнәлешендә өстәмә рейс кертелә.

2017 елда Антальяга даими очышлар программасы ачкан Atlasglobal авиакомпаниясе кышкы периодта да очышларны дәвам итү мөмкинлеген карый. AZUR air авиакомпаниясе тарафыннан кышкы каникуллар вакытында Антальяга берничә очыш планлаштырыла.

Казан – Камрань һәм Казан – Пхукет юнәлешләрендә “Икар” һәм AZUR air авикомпанияләре тарафыннан очышлар планлаштырылган. Кышкы сезонда әлеге компанияләр 24 һәм 30 очыш башкарыр, дип көтелә. Шулай ук Гоага 25 туристик рейс планлаштырылган. Royal Flight авиакомпаниясе Утапао (Паттайя) аэропортына 13 очыш башкарачак.

Кышкы җәдвәл 2018 елның 24 мартына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иткән шәһәр мэриясе рәсми порталына аэропорт матбугат хезмәте.