Балтачның Ватан сакчылары һәйкәле тагын бер техникага баеды

Шушы көннәрдә анда булдыклы Балтач хәрбиләре үз куллары белән корган “Град” залплы реактив ут системасын урнаштырды.

(Балтач, 28 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”).  Балтачның Ватан сакчылары һәйкәле тагын бер техникага баеды. Шушы көннәрдә анда булдыклы Балтач хәрбиләре үз куллары белән корган “Град” залплы реактив ут системасын урнаштырды, дип яза җирле басма.

Кичәге солдатлар – хәрбиләр тырышлыгы белән Балтачка керү юлында искитмәле хәрби комплекс барлыкка килде. Берничә ел элек бу игелекле эшне башлаган чик сакчыларының кулы “җиңел” булды, аларга төрле гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр кушылды һәм һәркайсы биредә үз гаскәре техникасы үрнәген булдыруга иреште. Хәзер барлык хәрби бәйрәмнәр (һәрбер гаскәрнең бәйрәме!) биредә зурлап, күп халык катнашында уза.

Күптән түгел биредә егетләр айлар буе “Урал” машинасы базасында үзләре эшләгән “Град” залплы реактив ут системасы урнаштырылды. Бу эшкә барлык гаскәриләр бердәм ярдәм итте. Әфганчылар советы рәисе Дилүс Гатиятуллин, хәрби хезмәт ветераннары Шамил Борһанов, Фаил Габдрахманов, Илшат Мәгъсүмов, Ринат Зариповлар башлап йөрде.