28 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда 3 миллион тонна шикәр чөгендере җыеп алынган, биш район төзелеш планын үтәгән, карлы яңгыр көтелә, "Ак Барс" капитаны 200 очко җыйды.

Татарстанда беренче тапкыр 3 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган/Иң югары гектар уңышы Актаныш районында – 518 центнер.

Питрәч, Әтнә, Лаеш, Биектау һәм Актаныш районнары төзелеш буенча планны үтәгән/Татарстанда торак тапшыру планы үтәлеше узган ел белән чагыштырганда 101 процентны тәшкил итә.

Россия мәдәният министры Минтимер Шәймиевка сирәк Коръән басмаларының берсен тапшырды/Казанда "Россия дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираста" дип аталган бөтенроссия киңәшмәсе уза.

Казанда I Республика ата-аналар форумы уза/Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ата-аналар форумының даими үтүен теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин: Люция Хәмитова Бикчәнтәевләр нәселен баетты/Кичә Камал театрында зур аншлаг белән Татарстанның халык артисты Люция Хәмитованың юбилей кичәсе үтте.

Төрки дөнья вәкилләре Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсенә карашларын белдерә/Алар барысы да татарча белә һәм татар теле хокукларын яклый.

Гөлчәчәк Нәҗипова: Музейара туристик маршрутлар төзергә кирәк/Татарстан Милли музее генераль директоры әлеге фикерен Идел буе федераль округы музейчылары семинарында җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин: Җан тарта икән – туган телне үзем өйрәндем/Камал театрында Татарстанның халык артисты Люция Хәмитованың юбилей кичәсе узды.

Татарстанда синоптиклар карлы яңгыр һәм юлларда бозлавык фаразлый/Яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә.

Тинчурин театрында Чирмешән халкы бәйрәм ясый/Бүген биредә "Мин сәхнәдә – рухани" – Наил Шәйхетдинов турындагы китап тәкъдим ителә.

"Ак Барс" командасы капитаны Континенталь хоккей лигасында 200 нче очкосын җыйды/Александр Свитов кичә "Куньлунь Ред Стар" командасы капкасына алка кертте.