Татарстанда көннәр салкыная

Карлы яңгыр явачак

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада болытлы һава, урыны белән карлы яңгыр явачак.
Казанда көндез 1-3 градус җылы булачак, ә Татарстан буенча – 1-5 градус
Республикада 30 октябрьгә каршы төндә болытлы, урыны белән карлы яңгыр явачак, температура 6 градус салкын булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.