Бу атна азагында шәһәр яны поездлары расписаниесенә кайбер үзгәрешләр кертелә

Үзгәрешләр җәйге пассажир сезоны тәмамлану белән бәйле

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). 30 октябрьдән 31 енә каршы төндә шәһәр яны поездлары расписаниесенә кайбер үзгәрешләр кертеләчәк. Моны Горький тимер юлы Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте җәйге пассажир сезоны тәмамлану һәм пассажирлар агымы кимү белән бәйләп аңлата. Аерым алганда, 771 нче, 98 нче, 92 нче километрлардагы тукталыш платформаларындгы тукталышлар бетерелә. Шәһәр яны поездларында пассажирлар саны кимүгә бәйле рәвештә, составтагы вагоннар саны да дүрткә кадәр кыскарачак. Ә менә 6412 нче Казан-Арча, 6401 нче Арча-Казан, 6347 нче Казан-Юдино поездлары хәрәкәте туктатыла.
Шул ук вакытта Канаш-Алатырь участогына пассажирлар соравы буенча ике яңа поезд билгеләнәчәк. 6397 нче Канаш-Алатырь поезды Канаштан 4 сәгать 37 минутта кузгалып, Алатырьга 7 сәгать 7 минутка килеп туктый. Алатырьдан 16 сәгатьтә юлга кузгалучы 6398 нче поезд Канашка кичке җиденче унбиш минутка килә.
Моннан тыш, “Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясе якын араларда Казаннан Свияжскига һәм Шәмәрдәнгә югары тизлекле ике яңа электричка җибәрәчәк. Шулай ук Казан-Алатырь поезды маршрутын Саранскига кадәр озынайту планы да бар.