Бүген Казанда остаз белән шәкерткә мемориаль такталар ачылды

Алар - Татарстанның юл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән легендар шәхесләр -Михаил Дубков белән Игорь Ярцев

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанның юл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән ике легендар шәхес -Михаил Дубков белән Игорь Ярцевка бүген Казанда мемориаль такталар ачылды. Аларның икесе дә төрле елларда республиканың зур тарихлы юл оешмасы “Татавтодор”ны җитәкләгән.
Мемориаль такталар башкаланың Достоевский урамындагы 18/35 йорт адресы буенча Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе (“Главтатдортранс”) урнашкан бинага куелган. Аларны ачу тантанасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, “Татавтодор”, “Главтатдортранс”, “Волго-Вятскуправтодор” ДУ, башкаланың Вахитор районы җитәкчелеге, Михаил Дубков белән Игорь Ярцевның якыннары, аларның элекке хезмәттәшләре һәм шәкертләре катнашты.
Ленин һәм “Почет билгесе” орденнары кавалеры Михаил Дубков Игорь Ярцевның остазы. 1935 елда Мәскәү автомобиль юллары институтын тәмамлап, илнең юл хуҗалыгын үстерүдә тәҗрибә туплаган югары квалификацияле белгечне 1957 елда Татарстанга җибәрәләр. Бүгенге тантанада катнашкан Михаил Ивановичның тормыш иптәше Флера ханым сугыштан соңгы ул авыр елларны хәтердә яңартты. “Татарстанда ул вакытта каты өслекле бер генә юл да, тимер-бетон күпер дә, юллар төзелеш өчен техника да , белгечләр дә юк иде”, - ди ул. Республикада асфальт юллар барлыкка килү нәкъ менә Михаил Дубков исеме белән бәйле. Ул “Татавтодор” идарәсен җитәкләгән 1957-1972 елларда Татарстанда автомобиль юлларының нигез челтәре формалаша, 3721 км озынлыкта автотрассалар салына, 38 күпер төзелә. Зөя, Казансу, Чирмешән кебек елгалар аша салынган күперләр дә аның исеме белән бәйле. Ул эшләгән чорда республикада юллар төзелешенә капитал салулар 10 тапкырга үсә. Юллар төзелешен белемле кадрлардан башка күзаллап булмавын яхшы аңлаган остаз Казан инженер-төзелеш институтында (хәзерге Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты) автомобиль юллары факультен булдыру идеясе белән яна һәм 1961 елда аның ачылышына ирешә. Пенсиягә чыккач та остаз студентларга автомобиль юллары төзелеше технологияләренә өйрәтүен дәвам итә.

Россиянең мактаулы юл хезмәткәре, атказанган төзүче Игорь Ярцев -Михаил Дубковның шәкерте. Волгоград шәһәр хуҗалыгы инженерлары институтын тәмамлаган белгеч, баштарак Татарстанның һәм Иркутскиның юл-эксплуатация идарәләрендә тәҗрибә туплый, 1983-1997 елларда “Татватодор”ны җитәкли. Казан-Чаллы автомобиль трассасы, Идел, Кама, Нократ елгалары аша күперләрне проектлау һәм төзүгә ул үзеннән саллы өлеш керткән шәхес. Аның Татарстанда 4 дистә елдан артык хезмәт эшчәнлеге чорында 4400 км озынлыкта автомобиль юллары салына, 700 гә якын күпер төзелә, Казанны торак пунктлар, шәһәр-районнар белән бәйлүче автомобиль юлларының ныклы челтәре булдырыла. Татарстанда интенсив юллар төзелеше сәясәтен аның исеме белән бәйлиләр. Бүген иренең исемен мәңгеләштерү чарасына тормыш иптәше Тамара Ярцева да килгән иде. “Волго-Вятскуправтодор” ДУ җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин исә үз чыгышында Игорь Ярцев белән бергә эшләгән елларны искә төшерде. Ул аның хәтеренә таләпчән, намуслы шәхес һәм яхшы оештыручы булып уелып калган.