Татарстанның Хөкүмәт йортындагы сишәмбе брифингы концерттан башланды

Министрлар Кабинеты киңәшмәләр залында Балтач районының «Ядкәр» ансамбле чыгыш ясады.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Хөкүмәт йортында узучы сишәмбе брифингы бу юлы Балтач районының «Ядкәрь» ансамбле чыгышыннан башланды.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Ядкәр» ансамблен Балтач районының иң көчле халык ансамбльләренең берсе, «Балкыш» фестивале лауреаты дип таныштырды. Аның сәнгать җитәкчесе — Марат Габделхаков.

Ансамбльнең Министрлар Кабинеты киңәшмәләр залында чыгыш ясавы якынлашып килүче Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан булды. Фольклор төркеменең әгъзалары да өлкән яшьтәге кешеләр. Брифинг алдыннан яңгыраган кыска гына чыгыш лаеклы ялга чыккан кешеләр үзләренең иҗатын халыкка күрсәтә алуын дәлилли.