news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта Хезмәт фронты ветераны Сабира Фәттахова вафат булган

Аңа 102 яшь булган.

​(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Яккасарай районы буенча Хезмәт фронты ветераны Сабира Фәттахова вафатына бәйле кайгы уртаклаша.

Сабира апа 10 сыйныфны тәмамлаган, балаларга төрле фәннәрне укыткан, тылда хезмәт куйган, дип яза Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге.

Ул 102 яшен тутыруга карамастан, хәтеренә зарланмый һәм теләсә нинди темаларга сөйләшә иде.

Ел саен үзәк активистлары һәм яшьләр 9 май хөрмәтенә Сабира Фәттахова янына килә иде.

Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары өчен аның турында мәкаләләр язылган һәм «ТНВ-Планета» каналындагы «Татарлар» тапшыруы өчен сюжет төшерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100