news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия илчелеге Һиндстанга барырга теләүчеләргә киңәшләр бирде

Туристларга үзләре белән инглиз теленә тәрҗемә ителгән вакцинация турында сертификат алырга тәкъдим ителә.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Һиндстанга барырга теләүчеләргә кирәкле документларны алдан ук әзерләргә кирәк, ә анда баргач үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга кирәк.

«Төп киңәш — сәламәтлегеңне кайгырту. Һәм үзең белән дәвалау өчен җитәрлек суммага теркәлгән медицина иминиятләштерүе булырга тиеш. Шуны да онытырга ярамый, Һиндстанда коронавирус инфекциясе пандемиясе генә түгел, ә тагын денг бизгәге, малярия кебек башка авырулар да бар, аларны черкиләр тарата», — диде журналистларга Россиянең Һиндстандагы илчелегенең консуллык бүлеге мөдире өлкән киңәшче Андрей Федоров, дип яза РИА Новости.

Консул сүзләренчә, туристлар Һиндстанга очар алдыннан ук ПЦР-тест ясарга һәм аның нәтиҗәсен Дели яки Гоа аэропорты сайтына башка документлар белән бергә йөкләргә тиеш.

«Барлык туристларның, шул исәптән Россиядән килүчеләрдә дә, чит ил паспорты һәм һинд визасы булырга тиеш. Очарга 72 сәгать кала барлык чит ил туристлары ПЦР-тестны тапшырырга тиеш. Бу прививка ясаткан гражданнарга да кагыла. Инглиз телендә тестның тискәре нәтиҗәсен алганнан соң, мин моңа аерым игътибар итәргә телим, паспорт күчермәсе һәм самолетка утыру талоны белән бергә аны халыкара Дели аэропорты яки Гоа аэропорты сайтына йөкләргә кирәк булачак», — диде ул.

Федоров билгеләп үткәнчә, туристларга шулай ук үзләре белән инглиз теленә тәрҗемә ителгән вакцинация турында сертификат алырга тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100