news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Мәһдиев: Чаллы шәһәрендә күмәк чаралар зурлап үткәрелмәячәк

Барлык күмәк шәһәр чаралары гамәлдән чыгарыла.

Наил Мәһдиев: Чаллы шәһәрендә күмәк чаралар зурлап үткәрелмәячәк
http://shahrichalli.ru/

(Чаллы, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Кичә кич белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штаб киңәшмәсе үткәрде.

Катнашучылар арасында башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Роспотребнадзор җитәкчесе Илгизәр Бариев, барлык өч район башлыклары, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Светлана Мулюкова, Рамил Хәлимов, идарә башлыклары бар иде. Шулай ук очрашуга көч структуралары җитәкчеләрен дә чакырдылар. 

Мэр карары буенча, эпидемиологик хәлнең катлаулануына бәйле рәвештә, алдагы ике чараны хезмәт коллективлары дәрәҗәсендә генә уздыру турында карар кабул ителде — беренче чиратта, сүз булачак бәйрәмнәргә — Укытучылар көненә һәм Халыкара өлкәннәр көненә кагыла. Барлык күмәк шәһәр чаралары гамәлдән чыгарыла. 

Шулай ук җәмәгать транспортында һәм биналарда кирәкле барлык чараларны үтәү турында искә төшерү буенча профилактик эш үткәреләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100