Әлки районында хәрби комиссариат хезмәткәре бүләкләнде

Марат Шакировка Оборона министрлыгының «Намуслы хезмәте өчен» медале тапшырылган.

(Әлки, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссариаты хезмәткәре Марат Булат улы Шакиров Оборона министрлыгының «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.

Ул Дәүләт гражданлык хезмәтен бик яхшы һәм нәтиҗәле итеп башкарганы, үзенә йөкләнгән бурычларны намус белән үтәгәне, озак еллар макталып эшләп килгәне өчен бүләкләнгән.