news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан федераль университет янындагы «таба»ның эскәмияләрен яңарталар

Кремль урамында урнашкан «таба» җәмәгать киңлеге күптән түгел Казан университеты карамагына тапшырылды.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Казан федераль университетының төп бинасы каршындагы дугасыман урындыклы «таба»ны төзекләндерә башладылар. Шул сәбәпле, эскәмияләрне сүткәннәр.

Кремль урамындагы «таба» җәмәгать киңлеге күптән түгел Казан университеты карамагына тапшырылды. Хәзер анда планлаштырылган ремонт эшләре кысаларында эскәмияләрне алыштыралар», - диделәр югары уку йортының матбугат хезмәтендә

Әмма төзекләндерү эшләре аның белән генә тәмамланмый, ә дәвам итәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100