news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә милли костюм көненә багышланган чаралар булды

«Милли костюм үзенчәлекләре» дип исемләнгән рәсем конкурсы да узды.

Әгерҗедә милли костюм көненә багышланган чаралар булды
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 3 нче мәктәптә Россия халыкларының милли костюмы көненә багышланган чаралар булды.

Анда укучылар Россия халыкларының милли костюмнары үзенчәлекләре белән таныштылар, костюм элементларын, аның характерлы үзенчәлекләрен өйрәнделәр, милли костюмнар барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Стенд күргәзмәсе оештырылды, анда укучылар белән «Милли костюм — халык традициясе» дигән темага әңгәмә үткәрелде. «Милли костюм үзенчәлекләре» дип исемләнгән рәсем конкурсы да узды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100