news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова: Татарстан халкының дүрттән бере — өлкән кешеләр

Республикада балалар саны пенсионерларга караганда 193 меңгә кимрәк.

Эльмира Зарипова: Татарстан халкының дүрттән бере — өлкән кешеләр
https://tatarstan.ru/

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республика халкының дүрттән бере өлкән кешеләр икәнен әйтте.

«Соңгы алты ел эчендә республикада өлкәннәр саны җиде процентка артты. Бүгенге көндә Татарстан халкының дүрттән бере — өлкән кешеләр. Алар арасында күпчелекне 65 яшьтән узганнар тәшкил итә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең 28 проценты авыл җирендә яши», — диде Эльмира Зарипова Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр җиткергән мәгълүматлар буенча, республикада бүгенге көндә 3 миллион 894 мең кеше яши. Татарстанда 962,1 мең (халыкның 24,7 проценты) пенсионер, 769,2 мең бала (халыкның 19,8 проценты) һәм 2 миллион 162 мең (халыкның 55,5 проценты) хезмәткә сәләтле яшьтәге кеше бар. Димәк, республикада балалар саны пенсионерларга караганда 193 меңгә кимрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100