news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Вафин 2022 елда Россия Пенсия фондының пенсияләрне билгеләү тәртибен аңлатты

Яңа закон 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел кабул ителгән яңа федераль закон пенсия билгеләү процессын аңлаешлы һәм үтә күренмәле итәргә тиеш, өстәвенә, аның ярдәмендә кешеләр айлык түләүләр күләмен алдан ук белә ала. Яңа закон 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

«153нче федераль закон кабул ителде, аның нигезендә 45 һәм 40 яшькә җиткәннән соң һәр өч ел саен кешеләр картлык буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме һәм пенсия тупланмалары суммасы турында мәгълүмат алачак. Мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталында „шәхси кабинет“ аша җибәрелә», — дип аңлатты Казанда узган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Вафин сүзләренчә, пенсия билгеләү автомат рәвештә, билгеләнгән пенсия яшенә — 60 һәм 65 яшькә җиткәннән соң (хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен) дистанцион рәвештә үткәрелә. Кешеләргә пенсия билгеләнүгә ризалыгы турында Россия Пенсия фондына хәбәр җибәрергә генә кирәк булачак. Шул рәвешле, пенсия бер тапкыр «басып» билгеләнәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100