news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия халык санын алу буенча кайнар элемтә эшли башлады

Сорауларга махсус әзерлек узган 170ләп оператор җавап бирә.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык саны алу буенча кайнар элемтә эшли башлады.

Сорауларга махсус әзерлек узган 170ләп оператор җавап бирәчәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте.

Шалтыратулар җанисәп беткәнче, 14 ноябрьгә кадәр, көн саен 9:00–21:00 сәгатьләрдә кабул ителә. Кызыксындырган сорауны 7(800)707-20-20 номерына шалтыратып бирергә була.

Бөтенроссия халык санын алу цифрлы технологияләр кулланып, 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы халык санын алуда Россия халкы электрон җанисәп кәгазен дәүләт хезмәтләре порталында үзләре дә тутыра ала.

Өйдән-өйгә йөргәндә халык санын алучылар Россиядә җитештерелгән планшет компьютерлар кулланачак. Шулай ук халык санын алуда җанисәп участокларында, шул исәптән күп функцияле үзәкләрдә катнашырга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100