Татарстан прокуратурасы халыктан төрле мәсьәләләр буенча 29 шикаять алган

Халыкны шәхсән Россия генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, республика прокуроры Илдус Нәфыйков һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кабул иткән.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Татарстан прокуратурасында гражданнарны кабул иттеләр. Республикада яшәүчеләрдән ведомствога 29 шикаять кергән.

Халыкны шәхсән Россия генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, республика прокуроры Илдус Нәфыйков һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кабул иткән.

Татарстанлылар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә, эш бирүчеләргә һәм өлешчеләр торак төзелеше проблемаларына зарланган.

Гражданнар ЮХИДИ хезмәткәрләре, суд приставлары һәм тикшерү органнары гамәлләре белән килешмәүләрен белдергән.

Сергей Зайцев шикаятьләрне тыңлагач, республика прокуратурасына җентекләп тикшерү үткәрергә йөкләгән һәм мәсьәләләрне карауны контрольгә алган.