news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районында «Хәят» чишмәсе төзекләндерелгән

Яңа күл тирәсен төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Тәтеш районында «Хәят» чишмәсе төзекләндерелгән
Рәзидә Шәмсетдинова

(Тәтеш, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Сания Сәмигуллина). Тәтеш районы Бакырчы авылында «Хәят» чишмәсен, күлне төзекләндерү эшләре киң колач алган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Әлеге чишмәнең тарихы бик бай. Ул йөз еллык чишмә булган. Авыл кешеләре 40нчы елларда ук аның суыннан файдаланган. Бу хакта безгә өлкән яшьтәге бер әби, хәзер ул мәрхүмә инде, сөйләгән иде. Ул чакта кизләүнең исеме дә булмаган. Янәшә­сендә тагын берсе (аннан атларга су эчергәннәр) һәм аргы якта — өченчесе агып торган», — дип әңгә­мәне башлап җибәрде Илдар Мәхмүтгәрәй улы.

«Әлеге игелекле гамәл­гә читтә яшәүче якташыбыз Наил Мансур улы һәм җирлектәге «Бакырчы» авыл хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров иганә ярдәме белән бик булышты. Авыл халкы белән киңәш­ләшеп, кизләүгә «Хәят» исеме бирелде, бу сүз тормыш кизләве дигәнне аң­лата. Аның тирә-ягына савырлар, ­барбарис, гөл­җимеш һәм башка төрле агач үсентеләре, куак­лар утыртылды», - диде Илдар Шәмсетдинов.

Яңа күл тирә­сенә утлар урнаштырылган, кичләрен би­редә балкып тора. Әле яшеллекләр утыртасы, концертлар куярга сәхнә ясыйсы, ял­ итү өчен эскәмияләр урнаштыра­сы бар. Икенче елга зур артистлар, кунаклар чакырып, матур бәйрәмнәр, Корбан ашларын шушында үткәрергә ниятлиләр.

Авылның өлкән кешесе Мөслимә апа Мөхәм­мәт­­шина болай дип ур­так­­лашты: «Ул чишмә без үскәндә бар иде. Тау ас­тында урнашкан шушы кизләүдән ул чакларда ярты авыл су ташыды. Кырда эшләүче халыкка элгәре шуннан атлар белән су алып барып эчерделәр. Кизләү ярты авылны тәмле суы белән сыйлады. Кышларын аның тирә-ягын авыл кешеләре, якын-тирәдә яшәүчеләр, әтием Габдулла да, бозларын, карларын чистартып, карап торды».

Мөслимә апа әйтүенчә, хәзер кизләүнең тирә-ягы танымаслык булып яңарган.

Илдар Мөхитов та киче­решләрен белдерде: «Хәят кизләве комплек­сының шулай зураюына­ шәхсән үзем дә, авыл ке­шеләре дә бик шат. Авыл өчен моны әкият дөнья­сына тиңләргә була. Мондый уңайлылыкны булдырган һәркемгә рәх­мәт».

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100