news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Россиядә май аендагы Covid-19 йоктыру күтәрелеше кабатланмаячак

Белгеч мәгълүматы буенча Covid-19 авыруының югары ноктасы октябрь башында булачак.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә май аендагы кебек коронавирус инфекциясе белән авыручыларның кискен күтәрелеше кабатланмаячак. Covid-19 авыруының югары ноктасы октябрь башында булачак, ә аннары ачыкланган очракларның акрынлап кимүе күзәтеләчәк. Бу хакта РИА Новости Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры Виктор Малеевка сылтама белән хәбәр итә

«Минемчә, хәзер авыручылар саны тагын бераз үсәчәк, һәм без югары ноктага якынлашачакбыз. Ә аннары авыручылар саны акрынлап кими башлаячак, пикның булуы икеле. Мөгаен, октябрь башында булыр, ә алга таба яңа йоктыручылар саны акрын гына кимүгә таба барачак», — дип белдерде белгеч.

Аның сүзләренчә, Роспотребнадзор тарафыннан төрле производстволар, мәгариф һәм мәдәни учреждениеләр өчен 400гә якын методик киңәшмәләр әзерләнгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100