news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида яшәүче гаилә рубин туйларын билгеләп үтте

Юбилярлар Мактау кенәгәсенә үзләренең имзаларын куйды.

Лениногорскида яшәүче гаилә рубин туйларын билгеләп үтте
http://zamansulyshy.ru/news/

(Лениногорск, 28 сентбрь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск ЗАГС бүлегендә Вильданов Рәшит Кыям улы белән Асия Камил кызын «Рубин туйлары» белән котлау тантанасы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

ЗАГС бүлеге белгечләре гүзәл парны 40 еллык юбилее белән котлап, аларга Лениногорск ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды.

Традиция буенча, юбилярлар Мактау кенәгәсенә үзләренең имзаларын куйды. Бу көнне тантанада катнашкан туганнары һәм якыннары адресыннан бик күп җылы сүзләр яңгырады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100