news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында 21 чишмәнең тарихын барлаганнар

Хәзер 6-7 чишмәдән генә су алырга мөмкин.

Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында 21 чишмәнең тарихын барлаганнар
Хәлимә Гайнуллина

(Чирмешән, 28 сентбрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гомәрова). Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында 21 чишмә исәпләнә. Дөрес, хәзер 6-7 чишмәдән генә су алырга мөмкин. Калганнары тәрбия сорый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авылга суүткәргечләр сузганчы бу су чыганакларының барысыннан да файдаланганнар. Авыл киленнәре, кызлары көянтә-чиләк белән ел әйләнәсе шуннан су ташыган.

Заманында чишмә юлын таптаган, бүген инде пенсия яшендәге Хәлимә Гайнуллина һәм Равилә Юнысова үз теләкләре белән бу чишмәләрне кабат барлаганнар. Авылның өлкән буын кешеләреннән, белгән кадәр, су чыганакларының тарихларын сөйләтеп, яздырып алганнар. Чишмә буйларын видеога һәм фотога да төшергәннәр. Бу авыл өчен зур хәзинә.

Ике дистәдән артык чишмәнең бары берсе — Мингата чишмәсе генә ремонтланып, заманча итеп ясалган. Чишмәләргә битараф булмаган авыл халкы кайберләренең тирәсен чистартып, карап тора.

Аларның күбесенең исемнәре инде онытылса да, кайберләренең исемнәрен хәтерли әле олылар. Күкертле чишмәсенең суын, әйтик, әле дә кулланучылар бар, Фонтан чишмәсенә кер чәйкарга йөргәннәрен дә хәтерли әле авыл апалары.

Лагерь чишмәсенең салкын суы ферма сыерларының сөтен суыту өчен файдаланылган, ягъни суыткыч ролен үтәгән. Боларның барысын да өлкән буын хатирәләреннән белеп була.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100