news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елның җәендә «Казан» аэропортында пассажирлар агымы ике тапкыр кимегән

Һава аланы хезмәтләреннән 540 меңгә якын кеше файдаланган.

2020 елның җәендә «Казан» аэропортында пассажирлар агымы ике тапкыр кимегән
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә «Казан» халыкара аэропортында пассажирлар агымы ике тапкыр кимегән. Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Җәйге чорда Казан аэропортында пассажирлар агымы 540 меңгә якын кеше тәшкил итте. Бу узган елның җәенә караганда ике тапкыр азрак», - диде Санникова.

Халыкара авиаэлемтәгә бәйле вазгыять акрынлап җайга салына. Казаннан туры рейслар белән Төркиянең Анталья һәм Истанбул шәһәрләренә очарга мөмкин.

23 июньдә теплоходлар өчен навигация ачылды. Елга портында пассажирлар агымы 296,5 мең кеше тәшкил итте. Биредә күрсәткечләр әллә ни кимемәгән – узган ел елга транспортыннан 375,3 мең кеше файдаланган.

Казан тимер юл вокзалыннан поездлар пассажирларга 30 юнәлеш буенча (Адлердан Чиләбегә кадәр) хезмәт күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100