Дамир Фәттахов "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде

Әңгәмәнең тулы версиясе 29 сентябрьдә sntat.ru интернет-ресурсында дөнья күрәчәк.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен интервью бирде.

Әңгәмә барышында Фәттахов яшьләр инфраструктурасындагы үзгәрешләр, кадрлар белән эшләү һәм яңа министрлыкның формалашуы кебек темаларны кузгатты. Шулай ук яшьләр арасындагы каршылык белдерүт күренешләре һәм аларга альтернатив фикерне җиткерүнең әһәмияте хакында да сүз барды.

Моннан тыш, министр ведомствоның нәтиҗәлелегенә бәйле критерийлар һәм Татарстан яшьләренең таләпләре белән уртаклашты.

Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru интернет-ресурсында 29 сентябрьдә дөнья күрәчәк. Интервьюның видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында карарга мөмкин.

Телевизион версиясе исә «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.