Казанның Ямашев проспектында тиз йөри торган трамвай юлы барлыкка киләчәк

Хәзерге вакытта биредә трамвай юлларын реконструкцияләү эшләре бара

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанның Ямашев проспектында тиз йөри торган трамвай юлы барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта биредә трамвай юлларын реконструкцияләү эшләре бара. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесенең капиталь төзелеш буенча генераль директоры урынбасары Рафил Яруллин хәбәр итте.
Ямашев проспектында трамвай юлларын тулысынча яңарталар. Зур Казан боҗрасы составына керәчәк трамвай юлында төзүчеләр яңа технологияләр куллана. Аерым алганда, алар рельсларны бернинди җөй калдырмыйча эретеп ябыштыра. Рельсларны бер-берсенә тоташтырганда эретеп ябыштырып кына калмыйлар, шомарталар да. Рельсларны бу рәвешле сузу алымы бары тик метрополитеннарда гына кулланыла. Төзүчеләр үзләре исә мондый трамвай юлын “бәрхет юл” дип атый.
Трамвай юлларын реконструкцияләү эшләрен киләсе елның язында төгәлләү күздә тотыла. Бер үк вакытта Ямашев проспектында юл өслеген дә яңартачаклар. Бу вакытка шәһәр хакимиятләре әлеге участокта хәрәкәт итәчәк тиз йөри торган трамвайлар сатып алырга ниятли.