Россиядә ислам уку йортлары өчен дәреслекне үзебезнең мөгаллимнәр төзергә тиеш

Мәскәүдәге Россия ислам университеты ректоры Марат Мортазин фикеренчә, бу мөселман уку йортларында уку процессын тулы итү өчен кирәк
(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Россиядә һәм чит илләрдә мөселман мәгарифе” халыкара конференциясе делегатларының берсе, Коръәнне ятлау буенча бөтендөнья оешмасы җитәкчесе Әхмәд Әнәс Корзоон конференциядә фикер алышуга чыгарылырга тиешле ике мөһим моментка тукталды. Аның берсе мөселман уку йортларындагы мөгаллимнәренең белем дәрәҗәсенә, икенчесе - укыту программалары һәм уку әсбапларына кагыла. Аның фикеренчә, яшьләргә дини белем бирүчеләрнең үзенең нинди гыйлем иясе булуы бик мөһим шарт. Моны пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. хәдисе дә дәлилли. Анда туры юл күрсәтергә тиешле мөгаллимнең гыйлеме төнлә юлны яктырткан йолдызга тиңләнә. Мәскәүдәге Россия ислам университеты ректоры, Россиядә Ислам гыйлеме советы җитәкчесе Марат Мортазин белдерүенчә, бүген илдә имамнар, төрле дәрәҗәдәге дин әһелләрен әзерләү белән 7 дистәдән артык мөселман уку йорты шөгыльләнә. Бу, бер яктан, зур саннар турында сөйли. Әмма, ул, әлегә бу саннар артында тулысынча сыйфат ята дип санамый. Аның фикеренчә, мөселман мәгарифе күп баскычлы һәм теләгән һәркем өчен үтемле дә булырга тиеш. Ә бу системада оештыру һәм методик мәсьәләләр белән дин белгечләре, әлеге уку йортлары мөгаллимнәре шөгыльләнү зарур. “Россиядә мөселман уку йортларында уку процессын тулы итү өчен дәреслекләрне үзебезнең җирлек үзенчәлекләрен исәпкә алып, үзебезнең мөгаллимнәр төзергә тиеш”, - дип саный ул.

Казандагы Россия ислам университеты һәм РФ Мөселман вузлары советы ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин үз чыгышында мөселман уку йортлары мөгаллимнәре арасында фәнни дәрәҗәле белгечләрнең аз булуы проблемасын күтәреп чыкты. Казандагы ислам университетында бу проблеманы чишүгә беренче адымнар ясалган. “Россия ислам университетында мәдрәсә тәмамлап, диссертация яклаган остазларыбыз да күренә башлады. Араларында үзебезнең элекке шәкертләр, чит илләрдә укып кайтучылар да бар. Дөрес, бу эш шактый акрын бара. Мәсәлән, чит илдә укып кайтучылар анда докторлык диссертациясе яклаган булса да, Россиядә аларны бакалавр дәрәҗәсендә генә таныйлар.Шунлыктан аларга магистратурада укырга кирәк була. Шуңа да вакыт күп китә. Бу процессны тизләтү авыр, ләкин бу мөһим”, - ди ректор. Аның фикеренчә, югары мөселман уку йорты бар икән, аның үз галимнәре булырга тиеш. “Биредә төп басымны дөньяви профессорларга гына ясый алмыйбыз. Илаһият өлкәсендә үзебезнең докторлар, профессорлар булырга тиеш”, -дип саный Рәфыйк Мөхәммәтшин. Аның белдерүенчә, бүген Казандагы ислам университетында остазлар саны җитәрлек, сайлап алу мөмкинлеге дә бар. Әмма ул сыйфат дәрәҗәсен әлегә югары түгел дип саный. “Университетларны бетереп кайткан яшь белгечләрнең гыйлеме зур булса да, педагогик, методик тәҗрибәсе аз. Шул ук вакытта аларның үсү өчен перспективасы зур”, - дип белдерә ректор.