Татарстанда көчле яңгыр аркасында кисәтү игълан ителде

Җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитәргә мөмкин.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген көндез, шулай ук 28 августтан 29 август төнендә һәм көндез республикада яшенле яңгыр, көчле яңгыр, урыны белән боз көтелә. Татарстанлыларны җилнең секундына 19-24 метрга кадәр көчәячәге турында кисәтәләр.