«Татмедиа»да Михаил Захаровның WorldSkills турында фотокүргәзмәсе ачылды

Күргәзмә «Мин эшче булыр идем» дип атала.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). «Татмедиа»ның беренче катында Казан фотографы Михаил Захаровның «Мин эшче булыр идем» дип аталган күргәзмә ачылды. Күргәзмә яңа гына узган WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышланган.

Чемпионат 22-27 август көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге базасында узды. Ярышларда 63 илдән һәм төбәкләрдән 1,3 меңнән артык катнашучы булды.

«Татар-информ» элек Россия җыелма командасының WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында 22 медаль яулавы турында хәбәр иткән иде. Россия медаль зачетында икенче урынны алды.