Дәүләт алкоголь инспекциясе беренче сыйныфка баручы балаларны мәктәпкә әзерләде

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республикакүләм акция кысаларында, балаларга уку кирәк-яраклары бүләк ителде.
(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелеге хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балаларына бәйрәм ясады. Бу хакта "Татар-информ"га инспекциянең матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина хәбәр итте.А.Нуруллина фотосы"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республикакүләм акция кысаларында, алты балага уку кирәк-яраклары тутырылган ранецлар бүләк ителде. Тәүге тапкыр белем иленә аяк басучы балаларга бәйрәм ясау - Дәүләт алкоголь инспекциясенең матур традициясе", - диде Алсу Нуруллина.Булачак укучыларны җитәкче урынбасары Фәннүр Хамматов котлады.