Казан егете сөйгәненә Әлмәттә тәкъдим ясады

Тәкъдим "TATNEFT Tour de Tatarstan 2018" велоузышы вакытында ясалган.
 (Әлмәт, 28 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичз узган "TATNEFT Tour de Tatarstan 2018" велоузышы вакытында күңелле мизгелләр байтак булды, дип яза җирле басма.Казаннан килгән Әнвәр Вәлиев велосипедта дистанцияне узганнан соң сөйгән кызына тәкъдим ясады. Яратканына бүләккә йөзеге дә бик оригиналь төрелгән иде. Ул чәчәк таҗы арасына салынган булып чыкты.