Әлки районында бер шартлы терлеккә 20 центнердан артык азык берәмлеге хәзерләнгән

Туфрак эшкәртүдә "Хузангай" җәмгыяте үрнәк күрсәтә.

(Әлки, 28 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Районда күпьеллык үләннәрдән сенаж салу әйбәт оештырылган. Әлеге кыйммәтле терлек азыгы 140 мең тоннадан артык салынган инде. Бу былтыргыдан 30 мең тоннага күбрәк дигән сүз, - дип яза "Әлки хәбәрләре" газетасы. 

14 мең тонна печән рулоннарга төреп саклауга куелган. Район буенча бер шартлы терлеккә 20 центнердан артык берәмлек азык хәзерләнгән.

Игеннәрдән бушаган басулардан саламнарны җыеп алып, туфракны эшкәртү дә алып барыла. Бу яктан “Хузангай” җәмгыяте үрнәк күрсәтә. Анда басуның бер башында комбайннар суктыруда эшләсә, алар артыннан ук саламы, төргәкләргә төрелеп, басу кырыена өелә, икенче якта инде туңга сөрү эшләре башкарыла.