Апас комбайнчылары 2 мең тоннадан артык иген суктырып икенче тапкыр премия алдылар

Фирдүс Ибәтуллин, Марат Гыйбадуллин, Илгиз Зиннуров экипажлары район башлыгы Рәшид Заһидуллин кулыннан икенче тапкыр 5 мең сумлык премия алдылар.

(Апас, 28 август, "Татар-информ", "Йолдыз"). Горбунов берләшмәсе комбайнчылары, 2 мең тоннадан артык иген суктырып, икенче тапкыр премия алу бәхетенә ирештеләр, - дип хәбәр итә "Йолдыз" газетасы. 

Районыбыз игенчеләре көнне төнгә ялгап, һава шартлары яхшы булганда бар көчләрен биреп эшлиләр. Берләшмәнең Фирдүс Ибәтуллин, Марат Гыйбадуллин, Илгиз Зиннуров экипажлары район башлыгы Рәшид Заһидуллин кулыннан икенче тапкыр 5 мең сумлык премия алу бәхетенә ирештеләр. - Игеннең чыгышы бик әйбәт. Шатланып эшлибез. Яңгырлар яумасын да, комбайннарыбыз ватылмасын, - диләр алар.