28 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Бүгенгә 3 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган, 180 нче гимназиядә һәр биш сыйныфның берсе татар сыйныфы булачак, Корбан бәйрәменә әзерлек бара.

Татарстанда 3 миллион тоннадан артык ашлык суктырып алынган. / Республикада эшнең әле яртысын гына төгәлләгән районнар да бар.

Яңа уку елында Казан мәктәпләренә 120 мең укучы бара./ Аларның 15 меңгә якыны парта артына беренче тапкыр утыра.

Татар телен төпле өйрәтүне максат итеп куябыз – Казанның 180 нче гимназиясе директоры./ 1-8 сыйныфларда бишәр параллель класс булачак, шуларның берсе – татар сыйныфы.

Казанда Корбан бәйрәмендә шәһәр транспортының иртәнге рейслары оештырылачак./ Шәһәр халкына транспорт хезмәте ял көннәрендә расланган хәрәкәт интервалына нигезләнеп күрсәтеләчәк.

Татарстанда яңа уку елына мәктәпләрне әзерләү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый./ Җаваплы министрлык һәм идарә тармагы вәкилләре ата-аналарның сорауларына җавап бирәчәк.

"Татар яшьләре көннәре"нең "Татар кызы" һәм "Татар егете" исеме билгеле булды./ Алар - Самарадан Альбина Миңнегалиева һәм Мордовиядән Салават Бәдретдинов.