ТАССРның оешуына 95 һәм ТР сувернитетын кабул итүгә 25 ел тулуны әдәби кичә белән билгеләп үттеләр

Анда Татарстанның төрле буын рәссамнарының эшләре куелган иде

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Ирина Мәвләвиева). Кичә "Казан" милли-мәдәни үзәге каршындагы музейда "Татарстан - минем Ватаным" дигән әдәби-мызыкаль кичә үтте. Бу чара ТАССРның оешуына 95 һәм ТР сувернитетын кабул итүгә 25 ел тулуга багышланган тде.

Кичәдә республиканың яңа дәүләтчелеге оешуда катнашкан кешеләрдән күп истәлекләр кузгатылды. 90нчы еллар азагында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифасын башкарган, Тукай исемендәге премия лауреаты, халык депутаты Ренат Харис сүзләренчә, декларация кабул итү процессы җиңел генә узмаган. "Мин республикабызның дәүләт символларын булдыру өчен җавап бирүче кешеләрнең берсе булдым. Хәтерлим әле, флагның төсләре буенча күп бәхәсләр туды. Әмма, тавыш бирер алдыннан, мин шигырь укыдым: ул халыкның йөрәген йомшарты һәм бөтен зал әлеге символ өчен тавыш бирде. Шуннан соң мин шигъриятнең сәясәттән өстенрәк булуын аңладым", - диде Р.Харис.

Бәйрәм кичәсен ТРның төрле буын  рәссамнарының картиналар күргәзмәсе бизәде. Биредә Илдар Зарипов, Шамил Шәйдуллин, Рифкать Вахитов, Фәрит Якупов, Озад Хәбибуллин һәм башка рәссамнарның эшләре тәкъдим ителгән иде. Эшләрнең юнәлеше һәм стиле бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмаган. Әлеге эшләрдә татар тарихы, мәдәнияте, милли сәнгате, республика башкаласының глобаль күренешләре белән кызыксыну чагылган.

Тантаналы кичә Казан филармониясе артистлары чыгышы белән тәмамланды.

"Татарстан - минем Ватаным" күргәзмәсе "Казан" милли-мәдәни үзәгендә 15 сентябрьгә кадәр эшләячәк.