Буада һәйкәл яңартыла

Кулына автомат тотып баскан герой солдат сыны күчермәсе “Җиңүгә юл” китабыннан алынган

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”). Буа шәһәре үзәгендәге Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл реконструкцияләнә башлады. Төзекләндерү эшенә 2 миллион сумга якын акча тотылачак. Аның 6,5 мең сумнан күбрәге халыктан җыелды. Шулай ук бу изге эшкә райондагы оешма-предприятиеләр дә кушылды.

Һәйкәл композициясенең эскизын Казан шәһәре рәссамнары ясый, андагы төп элементны – кулына автомат тотып баскан герой солдат сыны күчермәсе “Җиңүгә юл” китабыннан алынган. Төзелеш эшләрен “Созидатель” җәмгыяте эшчеләре башкара, дип хәбәр итә “Байрак” басмасы.