news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама компаниясе елына 30 мең суыткыч җитештерергә планлаштыра

Заводта 300 эш урыны булдырылачак.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). «Түбән Кама» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе.резиденты — «Акыллы машиналар» компаниясе Моношәһәрләрне үстерү фондыннан 240 миллион сум күләмендә заём алачак. Бу акчага бер ишекле һәм ике ишекле суыткыч шкафлары җитештерү өчен технологик җиһазлар сатып алыначак. Предприятиенең куәте елына 30 мең суыткыч тәшкил итәчәк.

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, моношәһәрләрне үстерү фонды беренче тапкыр Түбән Кама компаниясенә заём бирде. Элегрәк акча бүлеп бирелә иде, ләкин конкрет предприятиегә түгел, ә шәһәргә — сәнәгать паркына инженер һәм транспорт инфраструктурасы объектлары төзүгә.

Исегезгә төшерәбез, «Акыллы машиналар» ундүртенче резиденты 2020 елның 4 нче кварталыннан завод төзелешен алып бара. Призводствоның беренче этабын файдалануга тапшыру 2022 елның беренче кварталында планлаштырыла, инвестицияләр күләме 479 млн сум тәшкил итәчәк, 300 эш урыны булдырылачак.

Алга таба (проектның беренче этабын уңышлы гамәлгә ашырганда) инвестицияләрнең гомуми күләме 2 млрд сум тәшкил итәчәк, 1 000 эш урыны булдырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100