news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым татарлары: Кырым — Россиянең бер өлеше

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков ил төбәкләренең нинди дә булса килешүләр предметы була алмавын әйтте.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Кырым татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе башлыгы Эйваз Умәров Төркия хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, ярымутрауны Россия Федерациясенең бер өлеше дип танырга чакырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк Малтепе Төркия университеты профессоры Хәсән Унал «Лента.ру»га әгәр дә Мәскәү Төньяк Кипрның Төркия Республикасын бәйсез дәүләт дип таныса, Россия һәм Төркия Кырым статусы мәсьәләсе буенча килешә алыр иде, дип белдергән иде.

Үз чиратында, Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков ил төбәкләре нинди дә булса килешүләр предметы була алмавын әйтте.

«Әгәр Төркия җитәкчелеге эзлекле булырга тели икән, Кырым татарларының ярдәме сәяси пиар түгел, ярымутрауны Россия Федерациясенең бер өлеше дип танырга кирәк. Без өйдә һәм бу безнең сайлау», — диде Умәров РИА Новости агентлыгына.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Россия беркемне дә мәҗбүр итми һәм Кырымны Россиянеке дип тануны сорамый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100