news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казансу ярында «Территория Z» волейбол мәйданчыгы ачылды

Җәйге волейбол мәйданчыгы «Урам» экстрим-паркы янында, футбол кыры артында урнашкан.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Кичә Казансу елгасы буенда «Территория Z» волейбол мәйданчыгы ачылды.

Аны эшләтеп җибәрү хөрмәтенә 14-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Мәктәп волейбол лигасының җәйге кубогы матчлары узды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Казанлылар ярышларны карау белән беррәттән аларда катнаша да алды. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен конкурслар һәм уйнатулар оештырылды.

Җәйге волейбол мәйданчыгы «Урам» экстрим-паркы янында, футбол кыры артында урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100