Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның тарихи мохитне саклау тәҗрибәсе Кытайда ЮНЕСКО сессиясендә тәкъдим ителде
Руслан Галиәхмәтов шәһәрдә төрле милләт, конфессия һәм мәдәният вәкилләре тормышы, Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы тарихы турында сөйләде.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Кытайның көнчыгышында, Фуцзянь провинциясенең Фучжоу шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44 нче сессиясе бара. Сессия кысаларында «Фучжоудан Казанга — бөтендөнья мирасы өлкәсендә лидерлык программасы» дигән өстәмә чара узды, анда тарихи мохитне саклау буенча Татарстан Республикасы башкаласының тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
Төп нотык белән Фучжоу һәм Казан шәһәрләре вәкилләре чыгыш ясады. Казанда 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе була. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Казан Башкарма комитетының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы Руслан Галиәхмәтов шәһәрдә төрле милләт, конфессия һәм мәдәният вәкилләре, Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы тарихы турында сөйләде. Докладта төп урын Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексына бирелде.
«Казан шәһәренең тарихи үзәген саклау һәм үстерү» программасы тәкъдим ителде. Руслан Галиәхмәтов Казанның тарихи биналарын торгызу эшләре даими рәвештә алып барылуы турында сөйләде. Мәсәлән, Иске Татар бистәсе — Казан татарларының XVIII–XX гасыр башы шәһәр архитектурасы һәм мәдәнияте ядкәре торгызылды.
Сессиядә тарихи мирасны саклау өлкәсендә йөзгә якын эксперт катнашты. Катнашучыларны КХР мәгариф министры урынбасары, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44 нче сессиясе рәисе, ЮНЕСКО эшләре буенча Кытай Милли комиссиясе директоры Тянь Сюэцзюнь, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәге директоры урынбасары Джиоти Хосапрахар, Фуцзянь провинциясе вице-губернаторы Чжэн Цзяньмин сәламләде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз