news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә «Ризык бүләк ит» дигән беренче азык-төлек боксы урнаштырылды

Хәйриячеләр социаль челтәрләрдә продуктларның кемгә кирәк булуын белергә планлаштыра

Бөгелмәдә «Ризык бүләк ит» дигән беренче азык-төлек боксы урнаштырылды
http://bugulma-tat.ru/

(Бөгелмә, 28 июль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәдә шәһәрнең мохтаҗ кешеләренә азык-төлек ярдәме җыю өчен «ризык бүләк ит» проектыннан хәйрия боксы урнаштырылды. Ул Октябрь урамындагы «Восток Т» сәүдә үзәгендә барлыкка килде.

Безнең шәһәрдә проектны гамәлгә кертү белән биредә яшәүче Елена Сиражиева шөгыльләнде. Әле узган ел ук ул шәһәр сәүдә челтәрләренең берсенә тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән, әмма җавап алмаган. Күптән түгел ул омтылышны кабатларга булган һәм проект кураторлары белән элемтәгә кергән.

«Мин бу проектны Instagram да күзәттем һәм миңа бу идея бик ошады. Безнең шәһәрдә мондый хәл булганы юк иде әле. Узган ел шәһәр сәүдә челтәрләренең берсенә тәкъдим белән мөрәҗәгать итеп карадым. Быел бу проектны безнең шәһәрдә кабат гамәлгә ашырырга тырыштым, проектның кайнар элемтәсенә мөрәҗәгать иттем», — дип сөйләде Бөгелмә шәһәрендә «Дари еду» хәйрия фонды кураторы Елена Сиражиева.

Хәйриячеләр социаль челтәрләрдә продуктларның кемгә кирәк булуын белергә планлаштыра. Моннан тыш, социаль хезмәтләр, волонтерлар хәрәкәтләренә дә кушылырга теләк бар.

«Әлбәттә, бу изге эш якын кешегә ярдәм итү, мохтаҗларга ярдәм итү. Моның өчен дә күп көч таләп ителми. Чөнки авыр хәлдә һәркем калырга мөмкин», — диде Бөгелмә кызы Әлфия Вәлиева.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100